+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2020, 11:28

Смартфонсыз мәктәп булсынмы?

Башкортстан «Смартфонсыз мәктәп» пилот проектын тормышка ашырырга ниятли.

Башкортстан «Смартфонсыз мәктәп» пилот проектын тормышка ашырырга ниятли. Сүз, аерым алганда, мәктәпләрдә укучыларның телефоннардан файдалануны чикләү турында бара. Шул ук вакытта мәктәп укучылары өчен бу тыюның кайчан һәм нинди рәвештә гамәлгә керүе аныкланмый. «Смартфонсыз мәктәп» проекты "санлы гигиена" өчен кирәк, дип ассызыклый белгечләр. Смартфоннарны куллануга чикләүләр кертеп, хакимиятләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең методик рекомендацияләренә таяна. "Рекомендацияләрдә гомуми белем бирү оешмаларында мобиль элемтә җайланмаларыннан файдалану режимына карата таләпләрне регламентлауның халыкара тәҗрибәсе бәян ителде, ата-аналар һәм педагоглар өчен сәламәтлеген һәм балаларга мобиль элемтә җайланмаларының тәэсир итү нәтиҗәләрен профилактикалау буенча белешмәләр эшләнде», - дип йомгак ясадылар ведомствода. Искәртеп узабыз, февраль аенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә укучыларның ата-аналарына дәресләрдә кесә телефоннарын куллану темасы буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Фото: bashinform
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Smartfonsiz-m-kt-p-bulsinmi-165472/
Читайте нас: