+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2020, 11:08

Гомумдәүләт проектлары форумы октябрьгә күчерелә

Беренче бөтенрусия “Милли үсеш” гомумдәүләт проектлары форумын оештыручылар, ул Казанда апрель аенда узарга тиеш иде, аны октябрьгә күчерде. Мондый карар коронавируска кадәр кабул ителде һәм пандемия белән бәйле түгел, дип хәбәр итте ТАССка Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Элегрәк Русиянең элекке премьер-министрының матбугат сәркатибе Олег Осипов агентлыкка федераль Хөкүмәт Красноярск икътисади форумын уздыруны кичектерү турында карар итүе турында хәбәр иткән иде. “Аның урынына гомумдәүләт проектлары форумын уздыру планлаштырыла, ул 2020 елда - Казанда, ә 2021 елда - Түбән Новгородта узачак”, - дигән иде.
Форум 9-11 апрельдә “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге һәм Иннополис инновацион шәһәре территориясендә узарга тиеш иде. Русиянең төрле төбәкләреннән ике меңнән артык кеше катнашыр дип көтелде. Русия Хөкүмәте Рәисе визиты, 30дан артык панель дискуссия һәм "түгәрәк өстәл" уздыру планлаштырылган иде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Gomumd-l-t-proektlari-forumi-oktyabrg-k-cherel-168667/
Читайте нас: