+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2020, 10:55

Күптән көтелгән вакыйга!

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Мәчетле районының Олы Устьикин авылында 140 урынлык балалар бакчасы ачылды.Район үзәгендә яшәүчеләр бу вакыйганы күптән көткән иде.

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Мәчетле районының Олы Устьикин авылында 140 урынлык балалар бакчасы ачылды.
Район үзәгендә яшәүчеләр бу вакыйганы күптән көткән иде. Бер үк вакытта ул бакчага чиратны да кыскарта, яңа эш урыннары да бирә.
Балалар бакчасы ике катлы заманча бинада урнашкан, анда төрле яшьтәге балалар төркемнәре өчен бүлмәләр булдырылган. Һәр төркем өчен уен, йокы, чишенү бүлмәләре, буфет каралган.
Бу мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе барлык заман таләпләренә җавап бирә: физкультура һәм музыка заллары, дәресләр үткәрү бүлмәләре, методик кабинет, медицина блогы, кер юу бүлмәсе, азык-төлек блогы бар. Балалар бакчасы территориясе уен мәйданчыклары белән тәэмин ителгән.
Быел “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 2 айдан 3 яшькәчә балалар өчен 3890 урынлык 24 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу максатка 1,42 миллиард сум бүленгән, аларның 1,39 миллиарды федераль бюджет исәбеннән.
Фото: Башкортстанның Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.
Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/K-pt-n-k-telg-n-vakiyga-171336/
Читайте нас: