+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2020, 10:59

Укудан аерылмыйча

Уфа мәктәпләренә күчмә стоматология юнәлде.Бу көннәрдә күчмә комплекс Уфаның Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназия-интернатында эшли.

Уфа мәктәпләренә күчмә стоматология юнәлде.
Бу көннәрдә күчмә комплекс Уфаның Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназия-интернатында эшли.
Табибларның күчмә бригадалары В.Путинның май указына ярашлы “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Радий Хабиров кушуы буенча оештырылды. Мобиль модульдә табиблар өчен дә, пациентлар өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Автобус салонында кабул итүне көтү зонасы, табиб-стоматолог кабинеты һәм шәфкать туташы кабинеты җиһазландырылган. Европа сыйфатындагы җиһазлар стоматология ярдәменең барлык төрләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Күчмә бригадасына стоматолог-терапевт, стоматолог-хирург, шәфкать туташы-рентгенолог, медицина технигы һәм машина йөртүче керә. Табибларның бурычы - стоматология ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын һәм аның сыйфатын арттыру.
Автор : Гөлнур Исламова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ukudan-aerilmiycha-170539/
Фото: rsp-ufa.ru
Читайте нас: