+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2020, 11:12

“Транснефть-Урал»чылар - иң алдынгылар!

“Транснефть-Урал» ачык акционерлар җәмгыяте белгечләре хезмәтне саклау өлкәсендә югары квалификациягә ия булуларын раслады.“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.

“Транснефть-Урал» ачык акционерлар җәмгыяте белгечләре хезмәтне саклау өлкәсендә югары квалификациягә ия булуларын раслады.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.
“Транснефть-Урал” җәмгыяте вәкилләре “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2020” XIV республика конкурсында берьюлы призлы ике урын яуладылар: Евгений Надыйров конкурста җиңүче булды, өченче урынны Регина Чиркова алды.
Уфада үткән республика конкурсының оештыручылары булып Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Башкортстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм республика Профсоюзлар федерациясе ярдәмендә Башкортстан тармакара хезмәтне саклау, Экология һәм производствода иминлек институты чыкты.
Шулай ук конкурста тармаклар буенча номинацияләрдә хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгечләр билгеләнде. Евгений Надыйров нефть һәм нефть продуктлары торбаүткәргечләре буенча транспортлау өлкәсендә оешмалар вәкилләре арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Регина Чиркова өстәмә рәвештә конкурста иң яшь катнашучы буларак билгеләп үтелде.
Ике катнашучы да «Башкортстан Республикасының хезмәтне саклау буенча иң яхшы 10 белгече-2020» рейтингына кертелгән.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Transneft-Ural-chilar-i-aldingilar-179637/
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас: