+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2020, 11:20

Уфадан көнчыгыш юнәлештә чыгу юлы төзелешенә 10 миллиард сум бүленә

Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Хөкүмәте Башкортстанга бюджеттан 2021-22 елларда Уфадан М-5 федераль трассасына көнчыгыш юнәлештә чыгу юлы төзелешенә 10 миллиард сум бүләчәк, дип хәбәр итте республика финанс министрының беренче урынбасары Наталья Калугина Дәүләт җыелышы-Корылтайда.

Көнчыгыш чыгу юлы проекты бәясе 33,5 миллиард сум тәшкил итә, аларга 1,2 километр озынлыктагы тоннель, Уфа елгасы аша күпер һәм 11,2 километр озынлыктагы автомобиль юлы төзелешен тәмамлау каралган. Объектны файдалануга кертү 2024 елга планлаштырылган.
“Киләсе елда бу проектка - 2,1 миллиард, 2022 елда - 8 миллиард сум бүленәчәк. Шулай ук төбәк 2020-22 елларда интеллектуаль транспорт системаларын кертүгә һәм юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштыруга 220 миллион сум алачак. Бу акчалар республиканың Юл фонды күләмен ачыклый, ул тулаем алганда быел - 3,8, киләсе елда - 4,3, 2022 елда 13,2 миллиард сумга арта. Быел Юл фонды 23 миллиард сумга җитәчәк”, - диде министр урынбасары.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Фото: ТАСС.
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак: Кызыл тан гәзите
Читайте нас: