+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2020, 11:01

Башкортстан яшьләре сынатмады

"Мин — профессионал" Бөтенрусия олимпиадасында 85 студент дипломант булды.Республика вузларыннан 85 студент "Мин – профессионал" Бөтенрусия студентлар олимпиадасы дипломантлары булды. "Мин - профессионал" — "Русия — мөмкинлекләр иле" Президент платформасының өстенлекле проектларының берсе. Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

"Мин — профессионал" Бөтенрусия олимпиадасында 85 студент дипломант булды.
Республика вузларыннан 85 студент "Мин – профессионал" Бөтенрусия студентлар олимпиадасы дипломантлары булды. "Мин - профессионал" — "Русия — мөмкинлекләр иле" Президент платформасының өстенлекле проектларының берсе. Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
26 мартта "Мин – профессионал" студентлар олимпиадасының өченче сезонына йомгак ясалды. Призлы урыннарны проектта катнашкан 3758 кеше яулады, шуларның 85е — Башкортстанның югары уку йортлары студентлары. Билгеле булуынча, Башкортстан дипломантлар саны буенча алдынгы ун төбәк арасына керде.
"Быел олимпиадада катнашучы 3758 студент дипломант булды. Бу җиңүгә алар ныклы әзерлек һәм үз-үзләрен аямыйча эшләү нәтиҗәсендә иреште. Шуңа күрә күп кенә студентлар олимпиадада өченче ел рәттән үз нәтиҗәсен яхшырту өчен катнаша. Берьюлы 8-10 кызыклы юнәлешне сайлаган катнашучылар да бар, финалга уңышлы чыга һәм хәтта берничә дисциплина буенча дипломант була", — ди "Мин — профессионал" олимпиадасы җитәкчесе Валерия Касамара.
Башкортстаннан 85 дипломант арасында 2 кеше — алтын, 1се — көмеш һәм 6сы бронза алды. 29 студент — җиңүче, 47 катнашучы ярышларда призер булды. Олимпиада дипломантлары магистратурага, аспирантурага һәм әйдәп баручы ординатурага укырга кергәндә ташламалардан файдалана алачак, шулай ук профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге дә булачак. Медалистлар өчен 100-300 мең сум күләмендә акчалата премияләр каралган.
"Русиянең 70 төбәгеннән килгән студентлар олимпиада дипломантлары булды. "Мин – профессионал" проектына бик күп талантлы балалар җәлеп ителгән, аларның саны елдан-ел арта. Безнең төп бурыч — яшь белгечләргә үзләре турында белдерергә, сайлаган һөнәрләрен тормышка ашырырга ярдәм итү", – дип билгеләп үтте "Русия — мөмкинлекләр иле" коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Алексей Комиссаров.
Дипломантлар саны буенча Башкортстанның югары уку йортлары рейтингы түбәндәгечә: БДМУ (27 кеше), УДНТУ (20 кеше), УДАТУ (20 кеше), БашДУ (11 кеше), БашДУның Стәрлетамак филиалы (2 кеше), БДАУ (1 кеше), М. Акмулла исемендеге БДПУ (1 кеше), БашДУның Сибай институты (1 кеше), УДНТУның Салават филиалы (1 кеше), УДНТУның Стәрлетамак филиалы (1 кеше).
Фото: gorobzor.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: