+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2020, 11:06

Яңа корпуска таләпләр зур булачак

Дөньяда короновирус белән бәйле хәлләр барсын да уйланырга мәҗбүр итте, хәтта моңа кадәр чирләүчеләр булмаган илләрдә дә инфекция эләктерүчеләр теркәлүен күреп торабыз...

Дөньяда короновирус белән бәйле хәлләр барсын да уйланырга мәҗбүр итте, хәтта моңа кадәр чирләүчеләр булмаган илләрдә дә инфекция эләктерүчеләр теркәлүен күреп торабыз...
Менә шул сәбәпле, Уфаның 4 санлы клиник дәваханәсенә өстәмә бер корпус төзелә дип хәбәр иткән идек инде. Инфекцион дәваханә күпсанда авырулар кабул итәргә әзер булырга һәм җайга салынган логистикага ия булырга тиеш.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында дәваханәне бар кирәкле корылмалар белән тәэмин итәчәкләр. Атап әйткәндә, ультратавыш һәм рентген тикшеренүләре үткәрү өчен күчереп йөртә торган аппаратлар сатып алачаклар.
Моннан тыш, медицина хезмәткәрләренә, аеруча хәвефле зонада эшләүләрен һәм көчергәнешне исәпкә алып, өстәмә түләүләр кертергә җыеналар.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ya-a-korpuska-tal-pl-r-zur-bulachak-193391/
Фото: medsestrarb.ru
Автор : Гөлара Арсланова
Читайте нас: