+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2020, 11:06

Авыл укучыларына ярдәмгә.

Башкортстан аграр университеты "АгроНТИ-2020" конкурсына әзерләнә.Бу конкурска әзерлек Башкортстан Авыл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм муниципаль район хакимиятләре белән берлектә алып барыла.Әлеге мөһим вакыйга Башкортстанда "Мәгариф" һәм"Фән" гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.Конкурска әзерлек кысаларында вузда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Габитов һәм муниципаль район хакимияте башлыклары урынбасарлары катнашлыгында семинар-киңәшмә утте.

Башкортстан аграр университеты "АгроНТИ-2020" конкурсына әзерләнә.
Бу конкурска әзерлек Башкортстан Авыл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм муниципаль район хакимиятләре белән берлектә алып барыла.
Әлеге мөһим вакыйга Башкортстанда "Мәгариф" һәм"Фән" гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.
Конкурска әзерлек кысаларында вузда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Габитов һәм муниципаль район хакимияте башлыклары урынбасарлары катнашлыгында семинар-киңәшмә утте.
Илшат Фазрахманов республикада авыл яшьләре белән актив рәвештә үткәрелә торган һөнәри юнәлеш бирү эше турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, АПК өлкәсендә ихтыяҗ зур булган белгечләр бүген яхшы хезмәт хакы ала. Аның сүзләренә караганда, инвесторлар беренче чиратта югары квалификацияле кадрлар белән кызыксына.
Исегезгә төшерәбез: бүген аграр хезмәт базарында авыл хуҗалыгы белгечләренә кытлык — 2,5 мең кеше. Тармакның үзгәрүен исәпкә алып, фермаларда югары технологияләр өлкәсендә белемгә ия һәм даими рәвештә укырга, үз компетенцияләрен үстерергә әзер булган әзерлекле чыгарылыш сыйныф укучыларын көтәләр.
Университет ректоры Илдар Габитов уку йортының республика мәктәпләре катнашлыгында "агрокласслар" проектын башлап җибәрүе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген квалификацияне күтәрү курсларында биология укытучыларының өченче агымы уза. Педагоглар өчен уку һәм яшәү тулысынча бушлай.
Шулай ук, югары уку йорты берничә мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора, алар арасында Кабак, Миловка, шулай ук Бакалы һәм Дәүләкән уку йортлары да бар. Алга таба бу эш дәвам итәчәк, шул исәптән республика Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән дә.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар, Башкортстанда "АгроНТИ-2020"нең төбәк этабындагы конкурс мәйданчыклары белән генә танышып калмыйча, барлык оештыру мәсьәләләре буенча да фикер алышты. Алар, шулай ук, республиканың барлык районнарын да актив катнашырга чакырды. Бу бит - мәктәп укучылары өчен киләчәктә ихтыяҗ зур булган һөнәрләрне алу өчен менә дигән мөмкинлек!
Фото: Александр Кустов
Чыганак: Кызыл тан газите.
Читайте нас: