Коронавирус пандемиясе вакытында үзара ярдәм акциясе бөтен ил буенча көчәя бара.
Соңгы берничә елда Башкортстанда волонтерлык хәрәкәте позицияләрен ныгытты, ә катлаулы вакытларда башкаларга ярдәм итәргә әзер кешеләр саны арта бара.
Башкорт дәүләт медицина университеты базасында коронавирусны профилактикалау буенча Волонтерлар-медиклар штабы оештырылды, бу Владимир Путинның май указы белен расланган "Демография" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
- "Волонтер-медиклар" Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте 2016 елда оештырылды, Бүген Русиянең барлык почмакларында да диярлек төбәк хәрәкәте штабы бар. Башкортстанда иҗтимагый хәрәкәт штабы БДМУ базасында оештырылды, - ди дәвалау факультетының 5 курс студенты, "волонтер-медиклар" координаторы Ләйсән Хазырова.
Ләйсән сүзләренә караганда, оешмада алты төп юнәлеш бар: "Мәктәп укучылары өчен программалар", "Санитар-профилактик белем бирү", "Беренче ярдәмгә өйрәтү", "Кадрлар донорлыгын популярлаштыру", "Сәламәт яшәү рәвеше" һәм "Медицина оешмаларына волонтерлык ярдәме".
- 18 мартта Гомумрусия халык фронты белән берлектә өлкәннәргә, шулай ук коронавирус таралу сәбәпле, үз-үзләрен изоляцияләгән гражданнарга ярдәм оештыру өчен тагын бер штаб ачу турында карар кабул ителде, — дип өстәде Ләйсән. - Ярдәм алу өчен "кайнар элемтә"гә шалтыратырга (8 800 200 3411) һәм гариза калдырырга кирәк. Шуннан соң андагылар кеше белән бәйләнешкә керә, гаризаның актуальлеген аныклый, кирәкле продуктлар һәм дарулар исемлеген яза. Аннан соң хәрәкәтнең күчмә төркеме кибетләрдә исемлек буенча товарлар сатып ала һәм, шәхси хәвефсезлек чараларын үтәп, аларны гариза бирүчегә илтеп бирә.
Шулай ук БДМУ волонтер-медиклары карантинда кешеләргә ярдәм итү өчен 268-28-88 санлы үз төбәк "кайнар элемтә"сен булдырды.
Чыганк: Кызыл тан газите.