+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2020, 10:25

Мәктәп төзүче оешма "кара исемлек"кә кертелде

Башкортстанда Капиталь төзелеш идарәсе Шаранда мәктәп төзелеше подрядчысы белән контрактны өзде.БР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Башкортстан Республикасында социаль объектлар төзүнең баш дәүләт заказчысы - Республиканың капиталь төзелеш идарәсе - Шаран район узәгендә 1нче санлы мәктәп янкормасын төзү буенча бурычларын үтәмәгән намуссыз подрядчы белән контрактны өзгән.

Башкортстанда Капиталь төзелеш идарәсе Шаранда мәктәп төзелеше подрядчысы белән контрактны өзде.
БР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Башкортстан Республикасында социаль объектлар төзүнең баш дәүләт заказчысы - Республиканың капиталь төзелеш идарәсе - Шаран район узәгендә 1нче санлы мәктәп янкормасын төзү буенча бурычларын үтәмәгән намуссыз подрядчы белән контрактны өзгән.
250 укучыга исәпләнгән әлеге мәктәпкә янкорма төзү “Мәгариф” милли проекты кысаларында планлаштырылган. 2019 елның октябрендә подрядчы аукцион откан һәм, килешү буенча, 2020 елның августында әзер объектны тапшырырга тиеш булган. Әмма, кызганычка каршы, төзүчеләр билгеле булмаган сәбәпләр аркасында инженерлык челтәрләрен чыгару, җир һәм гомумтөзелеш эшләренә керешмәгән.
БР УКС җитәкчесе урынбасары Олег Солтанов подрядчы адресына претензия җибәрелде, әмма җавап булмады, ди. «Подрядчы эшләрне башкаруның арадаш срокларын 30 көннән артыкка бозды. Объект 2020 елның августында тапшырылырга тиеш һәм мәгариф учреждениесен тапшыру срокларын бозарга хакыбыз юк, шуңа күрә контрактны өзү турында карар кабул ителде", - дип ассызыклады Олег Солтанов.
Контрактны өзүнең алга таба нәтиҗәсе буларак, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең төбәк идарәсе карары белән әлеге подрядчы намуссыз затлар реестрына ике елга кертелгән.
Читайте нас: