+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2020, 10:15

Монда һәр минуты кадерле

Башкортстан онкологлары эштән тукталып тормый.

Башкортстан онкологлары эштән тукталып тормый.
Яман шешкә каршы көрәшүче табибларның өйдә утырырга вакыты юк. Хәер, намуслары да кушмыйдыр. Чөнки аларны көн дә пациентлары көтә.
Башкортстан онкологлары көн дә операция өстәле артында кешеләр гомере өчен көрәшә. Бу чирне җиңәргә тырышучы пациентларга соңламый, вакытында ярдәм итү аларның изге бурычы.
Республика дәваханәләрендә карантин. Госпитализацияләү алдарак бирелгән юлламалар буенча алып барыла. Планлаштырылган операцияләр үз вакытында ясалып тора.
Мәсәлән, 64 яшьтәге бер кешегә колоректаль рак, дигән диагноз куелган. Бу диагноз Русия буенча икенче урында килә. Ярдәм белән соңларга ярамый. Шундый бурычлар табибларны бик тә җаваплы эш урыннарына чакырып тора. Аларның кулында кешеләр гомере. Планлаштырылган операцияләр көн дә үтеп тора, дип белдерә БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Ил Президентының май указларына ярашлы билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты буенча безнең республикада шактый зур эшләр эшләнә. Ак халатлы, алтын куллы осталарның белеме һәм тырышлыгы белән күп кешеләр савыгып аякка баса. Милли проект буенча тагын да уңайлырак шартлар тудырылып, табиблар арытаба да уңышлы эшләп, күбрәк кешеләр яшәү шатлыгын тоярлык булсын инде.
Автор : Тухватуллина Алсу
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Monda--r-minuti-kaderle-204349/
Читайте нас: