+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2020, 10:19

Юллар да кирәк, һәлакәтләр дә булмасын!

Агымдагы елда Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк.- Агымдагы елда Новоженов, Академик Королев, Шәфиев һәм Парк урамнарындагы юлларда эшләр планлаштырылган.

Агымдагы елда Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк.
- Агымдагы елда Новоженов, Академик Королев, Шәфиев һәм Парк урамнарындагы юлларда эшләр планлаштырылган. Моннан тыш, Комсомол урамындагы участокны реконструкцияләү дәвам итәчәк, анда узган елда асфальт катламы фрезерланды, - дип хәбәр итә Октябрь районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш идарәсе башлыгы Олег Шустиков.
Мәгълүм булуынча, әлеге вакытта ремонт эшләре Уфаның Пугачев урамында башланды.
Шулай ук, республикада "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты буенча өстәмә фотовидеотеркәү камералары куелу көтелә. Алар аварияләр еш була торган һәм пассажир автобусларына хәрәкәт итү катлаулы булган урыннарда урнаштырылачак.
Фото: ufacity.info
Автор: Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yullar-da-kir-k--lak-tl-r-d-bulmasin-204671/
Читайте нас: