+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2020, 11:21

Мәктәпләр интернетлы булачак

Русия мәктәпләрен киң полосалы интернетка тоташтырачаклар. Шул исәптән Башкортстанның бөтен мәктәпләре дә Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Цифрлы икътисад” милли проектына ярашлы 2021 елга кадәр интернетлы булачак.

Башкортстанның цифрлы үсеш буенча министры Геннадий Разумикин әйтүенчә, бу яхшы сыйфатлы интернет булачак. Шәһәр мәктәпләрендә секундына – 100, авылларда 50 мегабит тизлек белән эшләячәк. “Мәктәпләрне интернетка тоташтыру эшен 2019 елда башладык”, - дип бәян иткән министр әфәнде. Бу эш 2021 елда тәмамланырга тиеш.
Бүгенге көндә 1318 мәктәпнең бары тик 93ендә генә интернет бар.
Милли проектны гамәлгә ашыру өчен 2024 елга кадәр 1,8 триллион сум акча бүленәчәк.
Фото: tengrinews.kz
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: