+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 апрель 2020, 11:07

Уфа студенты медаль яулады

“Мин – профессионал" Бөтенрусия олимпиадасы дипломантлары арасында якташыбыз Тимур Маннанов та бар.УДНТУ студенты Тимур Маннанов икенче ел рәттән “Мин – профессионал” Бөтенрусия олимпиадасы призеры булды. "Мин – профессионал” чарасы — “Русия — мөмкинлекләр иле" Президент платформасының өстенлекле проектларының берсе.

“Мин – профессионал" Бөтенрусия олимпиадасы дипломантлары арасында якташыбыз Тимур Маннанов та бар.
УДНТУ студенты Тимур Маннанов икенче ел рәттән “Мин – профессионал” Бөтенрусия олимпиадасы призеры булды. "Мин – профессионал” чарасы — “Русия — мөмкинлекләр иле" Президент платформасының өстенлекле проектларының берсе. Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Март ахырында “Мин – профессионал” студентлар олимпиадасына нәтиҗә ясалды. Ул тел гыйлеменнән алып, җиһанны үзләштерүгә кадәр 68 төрле юнәлеш буенча үткәрелде. Русиянең 3758 студенты, шул исәптән Уфа дәүләт нефть техник университетының 2 курс студенты Тимур Маннанов та, олимпиада дипломантлары булды.
Тимур "Газохимия" белгечлеге буенча укый. Быел ул олимпиадада икенче тапкыр катнашты һәм “Физик химия һәм катализ” юнәлеше буенча бронза медаль яулады. Югары нәтиҗәләргә ирешүгә карамастан, Тимур үзен олимпиадада дипломант призы гына кызыксындырмавын белдерде.
— Стажировка һәм акчалата бүләк — болар, һичшиксез, бик шәп, әмма барлык юнәлешләр буенча да иң яхшыларның берсе була алмыйсың. Әйтик, мин быел өч юнәлеш буенча катнаштым, берсендә медаль яуладым, икенчесендә җиңүче булдым, ә өченчесенең йомгаклау этабында 0 балл җыйдым. “Мин - профи" кызыклы биремнәр, искиткеч спикерлары һәм күп кенә кызыклы кешеләре булган кышкы мәктәпләр, бәһаләп бетергесез тәҗрибә белән мавыктыра. Хәтта ноль алган юнәлеш буенча да кәефемне төшермим, ә тупланган тәҗрибә миңа киләсе елда ярдәм итәчәк, — ди Тимур.
Тимур олимпиаданың кышкы мәктәпләрен аерым билгели, алар — ярышларда катнашучылар өчен кыска, әмма бай эчтәлекле белем бирү форумнары. Аларга өстәмә мотивация шул: анда эсселар конкурсын уңышлы үтәгән студентлар чакырыла. Форумнар Русиянең төрле төбәкләрендә үткәрелә. Форум спикерлары — илнең алдынгы югары уку йортлары укытучылары һәм эре компанияләрдән тәҗрибәле белгечләр-практиклар.
Быел оештыручылар 8 шәһәрдә 18 мәктәп үткәргән. Тимур Новосибирскидагы мәктәптә булган, ул аңа танылган лекторлары белән генә түгел, бөтен илдән килгән фикердәшләр белән аралашу, шулай ук мәдәни программасы белән дә истә калган.
Узган елда Тимур олимпиадада югары нәтиҗә күрсәткән: ул чакта егет шул ук юнәлеш буенча көмеш медаль яулаган иде. Тырыш егет киләсе сезонда да “Мин – профессионал” олимпиадасында катнашырга планлаштыра. Ул дуслары белән дә үз тәҗрибәсен уртаклаша һәм аларга да ярышларда үз көчләрен сынап карарга киңәш итә.
Фото: rsv.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак: Кызыл тан газите.
Читайте нас: