+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2020, 02:41

Яшь гаиләләргә акчалата ярдәм

Русия президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә чаралар турындагы указга кул куйды. Илбашы бу турыда коронавирус белән бәйле халыкка мөрәҗәгатендә белдергән иде. Документ белән якыннан танышырга теләүчеләр аны Кремль сайтыннан таба алачак.

Указга ярашлы, апрель-июньдә 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләргә ай саен бишәр мең сум акча түләнәчәк. Субсидияләрне хөкүмәт финанслаячак. Министрлар кабинеты түләүләр тәртибе һәм шартларын билгеләячәк.
Тик акчалата ярдәмне 2020 елның 1 октябреннән дә соңламыйча рәсмиләштерергә кирәк.
Әлбәттә, бу акчалар гаиләгә иш янына куш булачак. Хөкүмәт яшь гаиләләр өчен әледән-әле ярдәм чаралары тәкъдим итеп кенә тора. Димәк, илдә президент Владимир Путинның “Демография” милли проекты уңышлы эшли
Автор : Кадикова Резида
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: