+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2020, 02:37

Заводлар тулы куәтенә эшли

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» гоумдәүләт проектына республикадан өч предприяте кушылган иде.

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» гоумдәүләт проектына республикадан өч предприяте кушылган иде.
Гомумдәүләт проекында катнашу турындагы килешүләрне «СтропКомплект», «РЕМЭКС» җәмгыяьләре һәм Дәүләкән "Нефть машина төзү заводы" җитәкчелеге имзалады.
Беренче компания нефть-газ, металлургия, машина төзү һәм төзелеш предприятиеләре белән хезмәттәшлек итеп, бөтен Русия буенча йөк ташу җайланмалары җитештерә һәм аларны тәэмин итә.
— Гомумдәүлт проектында катнашу предприятиене үстерү өчен зур мөмкинлекләр ачты, - дип билгеләп үттеләр предприятиедә. — Бу безгә хезмәт җитештерүчәнлеген генә түгел, ә продукция җитештерү күләмен арттырырга, яңа базарларга чыгуны тәэмин итәргә, яңа продуктлар һәм хезмәтләр булдырырга да ярдәм итәр дип көтәбез. Бер үк вакытта кадрлар составын хезмәткәрләрне укыту һәм үстерү исәбенә ныгытырга ниятлибез. Чөнки безнең компаниянең төп байлыгы - кешеләр.
Икенче предприятие - РЕМЭКС, йөк күтәрү техникасын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча махсуслаша. Соңгы өч елда ул эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үзләштерде - эре сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм реконструкцияләү, энергетика турбиналарын ремонтлау һәм модернизацияләү, магистраль җылылык трассаларын реконструкцияләү. Компания заказчылар белән Башкортстанда гына түгел, ә аннан читтә дә эшли.
— География ягыннан да, эшчәнлек төрләре буенча да, тиз арада киңәю шартларында, җитештерүне оештыру культурасы предприятие үсеше темпларыннан калыша башлый. Шуңа күрә гомумдәүләт проектында катнашудан без, барыннан да элек, бизнес-процессларны оптимальләштерүне һәм реаль нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк нәтиҗәле менеджмент көтәбез, алар хезмәт хакын арттыру һәм яңа эш урыннары булдыру планында, — дип билгеләп үтте предприятие җитәкчесе Владимир Разинков.
Исегезгә төшерәбез, "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" гомумдәүләт проекында катнашучы предприятиеләр җитештерү процессларын оптимальләштергәндә хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә экспертларның ярдәменнән түләүсез файдалана ала. «Сакчыл җитештерү» инструментларын керткәннән соң, компанияләр Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы займ рәвешендә финанс ярдәменә дәгъва итә ала (биш елга бер процент белән 50 дән 300 миллион сумга кадәр).
Фото:go.mail.ru
Автор: Резида Валитова
Чыганак: Кызыл тан газитеннан.
Читайте нас: