+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2020, 02:45

100 еллык музей — иң яхшылар бишлегендә!

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, М. Нестеров исемендәге сәнгать музее Русиянең иң яхшы музейлары бишлегенә кергән.

"ТурСтат" аналитик агентлыгы Русиянең иң яхшы сәнгать музейлары рейтингын бастырып чыгарган. М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее, иң яхшылар бишлегенә кереп, бу исемлектә 4нче урынны алган.
"ТурСтат" рейтингын Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җитәкли. Аннан соң Екатеринбург һәм Түбән Новгород учреждениеләре килә.
Белүебезчә, быел М. Нестеров исемендәге музей 100 еллык юбилеен билгели. Ул - Русиянең иң борынгы музейларының берсе, аңа 1919 елның 5 ноябрендә нигез салынган, 1920 елның 5 гыйнварында ачылган.
1954 елда музейга аңа нигез салган, Уфада туып-үскән күренекле урыс рәссамы, рәссам, академик, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Васильевич Нестеров (1862-1942) исеме бирелә.
Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: