+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2020, 02:51

Сыйфат нык тикшереләчәк!

Моннан ары дәваханәләрдәге һәм мәктәпләрдәге туклану сыйфатына өр-яңа казна оешмасы – Социаль туклану идарәсе контрольлек итәчәк. Учреждениенең төп максаты – мәктәпләрдә, дәваханә һәм шифаханәләрдә туклануны оештыруга төзелгән килешүләрнең ничек тормышка ашырылуын тикшерү.

Моннан ары дәваханәләрдәге һәм мәктәпләрдәге туклану сыйфатына өр-яңа казна оешмасы – Социаль туклану идарәсе контрольлек итәчәк.
Учреждениенең төп максаты – мәктәпләрдә, дәваханә һәм шифаханәләрдә туклануны оештыруга төзелгән килешүләрнең ничек тормышка ашырылуын тикшерү. Яңа структура шулай ук азык-төлекнең, чималларның, тукландыру буенча хезмәт күрсәтүнең дә сыйфатын тикшерәчәк.
Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында сыйфатлы туклану мәсьәләсенә зур игътибар бүленә, әлеге яңа учреждениенең оештыручы булып та БР Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты тора.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Баинформ.
Читайте нас: