+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2020, 11:40

125 мәктәп арасында Башкортстанныкы да бар

Ишембай районының Макар урта мәктәбе “Санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектының “Мәгариф үсеше” дәүләт программасы грантын алу бәхетенә иреште.Җиңеп чыккан 125 Русия мәктәпләре арасында Макар мәктәбе — Башкортстанның бердәнбер белем бирү учреждениесе.

Ишембай районының Макар урта мәктәбе “Санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектының “Мәгариф үсеше” дәүләт программасы грантын алу бәхетенә иреште.
Җиңеп чыккан 125 Русия мәктәпләре арасында Макар мәктәбе — Башкортстанның бердәнбер белем бирү учреждениесе.
Конкурс сайлавында катнашкан мәктәпләр математика, информатика һәм технологияләрне тирәнтен өйрәнү буенча яхшы нәтиҗәләргә ия.
6 миллион сумлык грант ике елга исәпләнгән һәм тиешле корылмалар, җиһазлар алуга, укытучыларга хезмәт хакын түләүгә юнәлтеләчәк.
Ишембай районы хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов бу хәбәр белән үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты һәм укучыларның юниорлар чемпионатында, Ворлдскиллс стандартлары буенча үткәрелгән демонстрацион имтиханнарда катнашу мөмкинлеге булачак дип белдерде.
“Бу проект укучылар өчен олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге чараларда катнашуга стимул булып торачак”, — диде ул.
Мондый конкурслар Владимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырган “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Афәрин, ишембайлылар!
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: