+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2020, 11:32

Экспортерларга – ярдәм!

Республикада Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында "Башкортстан Республикасында экспортны үстерү" һәм "Башкортстан Республикасында хезмәтләр экспортын үстерү" төбәк проектлары гамәлгә ашырыла.

Шушы көннәрдә республиканың Тышкы икътисади багланышлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция форматында бизнес-шерифлар белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар дәүләт комитеты, республиканың Экспортны яклау үзәге һәм Русия экспорт үзәгенең товарларын чит илләргә чыгаручыларга ярдәме мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Аерым алганда, сүз Башкортстан товарларын дөньяның электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру, шулай ук продукцияне чит илгә озату барышында компанияләр чыгымнарын субсидияләү рәвешендә дәүләт ярдәме механизмнары турында барды.
Программада республиканың кече һәм урта предприятиеләре катнаша ала. Субсидия алуга гаризалар 20 апрельдән Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 13нче йорт адресы буенча кабул ителә.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: