+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2020, 10:10

Башкала урамнары ялт итеп торачак

Юлларны ремонтлау аркасында Уфада Достоевский урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнгән.Эшләр Әй урамыннан алып Минһаҗев урамына кадәр 600 метр озынлыктагы участокта алып барыла.

Юлларны ремонтлау аркасында Уфада Достоевский урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнгән.
Эшләр Әй урамыннан алып Минһаҗев урамына кадәр 600 метр озынлыктагы участокта алып барыла.
Башта 4800 квадрат метрдан артык мәйданда иске асфальт катламын фрезерлау, аннары техник полосаны төзекләндерү, яңа борт-ташлар урнаштыру, асфальт түшәү, тротуарны ремонтлау һәм яңа юл билгеләре ясау күздә тотыла.
Шәһәр мэриясендә хәбәр итүләренчә, подрядчы оешма муниципаль контракт нигезендә эшләрне 31 августка төгәлләргә тиеш.
Шулай ук Ветошников урамының Революцион урамыннан Достоевский урамына кадәр участогында ремонт башланды, ул "Җиңү урамы" проектына керде. Объектның озынлыгы 260 метр тәшкил итә.
Бүгенге көндә “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында шулай ук Левитан, Академик Королев, Новоженов, Степан Халтурин, Архитектура урамнарында да юллар ремонтлана.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Фото: "Башинформ".
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: