+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2020, 11:18

15 медицина учреждениесенә юллар төзекләндереләчәк

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында быел Башкортстанның 15 медицина учреждениесенә илтүче юлларга ремонт ясалачак.Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарындагы дәваханәләргә, поликлиникаларга, травмпунктларга илтүче юлларның сыйфаты яхшырачак. Эшләрне финанслау 7,3 миллиард сум тәшкил итә, аларның 2,2 миллиард сумы федераль бюджеттан бүленә.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында быел Башкортстанның 15 медицина учреждениесенә илтүче юлларга ремонт ясалачак.
Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарындагы дәваханәләргә, поликлиникаларга, травмпунктларга илтүче юлларның сыйфаты яхшырачак. Эшләрне финанслау 7,3 миллиард сум тәшкил итә, аларның 2,2 миллиард сумы федераль бюджеттан бүленә.
Бу юлларның кайбер өлеше үткән елда ук яхшыртылган, калганнары быел ремонтланачак объектлар исемлегенә кертелгән. Яңа сезон ачылу белән подрядчы оешмалар тротуарларны, юл чыгу урыннарын төзекләндерүгә тотынды.
Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты объектларында эшләр гадәттәгедән 2-3 атна алдан башланды. Әле 107 объектның 34ендә актив эш бара.
Гомумдәүләт проектында быел җиде муниципаль берәмлек катнаша: алар - Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләре һәм Иглин, Ишембай, Стәрлетамак һәм Уфа районнары. Карантинга карамыйча, республикада юлларны ремонтлау дәвам итә.
Фото: peepcity.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: