+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2020, 09:10

Чемпионат быел да узачак!

Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VIII чемпионаты финалы дистанцион форматта үтәчәк.Бу хакта “Яшь профессионаллар” берләшмәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.Чара 7-20 сентябрьдә төбәк колледжлары, шулай ук махсус һәм халыкара компетенцияләр үзәкләре базасында узачак. Әлеге мөһим эш, Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VIII чемпионаты финалы дистанцион форматта үтәчәк.
Бу хакта “Яшь профессионаллар” берләшмәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара 7-20 сентябрьдә төбәк колледжлары, шулай ук махсус һәм халыкара компетенцияләр үзәкләре базасында узачак. Әлеге мөһим эш, Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Чемпионатта мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм университетларның 16-22 яшьлек студентлары, шулай ук 12-16 яшьлек үсмерләр катнаша. Катнашучылар 170 тән артык компетенция буенча көч сынашачак.
Агымдагы елда компетенцияләр буенча төбәк этапларда җиңүчеләр шунда ук финалга эләгә, катнашучыларның гомуми саны 1700 кешедән артып китәчәк.
Чыгышлар дистанцион технологияләр ярдәмендә бәяләнәчәк. Әгәр эшне онлайн режимында бәяләү мөмкин булмаса, аны экспресс-почта аша Кузбасстагы Ярышлар белән идарә итү үзәгенә җибәрәчәкләр.
Финалны ачу тантанасы 6 сентябрьдә узачак.
Фото: activityedu.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: