Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр тормышка ашырыла. Бу җәһәттән республика укучыларына илнең башка төбәкләрендә яшәүче яшьтәшләре белән аралашуга, уңай тәҗрибә уртаклашуга юллар ачыла.
Кушнаренко районында яшәүче Айнур Нәбияров Кара диңгез буендагы Анапа шәһәрендә урнашкан «Смена» Бөтенрусия балалар үзәгендә «Осталар шәһәре" юнәлеше буенча узган укулар турында чагу тәэссоратлары белән уртаклаша.
- Ике атна эчендә без, Русиянең 33 төбәгеннән килгән малайлар һәм кызлар, «Осталар шәһәре»ндә катнашучылар, һөнәри юнәлеш бирүче тест уздык һәм үзебезгә кызыклы һөнәрләрне билгеләдек, конкурсларда актив катнаштык, - ди ул. - Аларның иң мавыктыргычы "Һөнәрләр көрәше" булды.
Остазлар укучыларны эшче һөнәрләрнең компетенцияләре белән таныштырды, заманча җиһазлар белән эшләргә өйрәтте, производствода эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм безне үсешкә рухландырды.
Безнең бер генә буш минутыбыз да юк иде. Көн булачак һөнәрләребез турында белешмәләрдән башланды, аннан соң безне кызыксындырган программалар буенча шөгыльләнә алырлык махсус белем бирү модульләре булдырылды. Көннең икенче яртысы команда эшенең сыйфатын үстерү буенча программаларга бай булды, ә кич белән безне төрле тематик чаралар көтә иде.
Мин бу үзәктә була алуымы бик шат, чөнки, ниһаять, үземә һөнәр сайлауга ирештем. Русиянең төрле төбәкләреннән бик күп дуслар таптым. Ә тагын минем команда эше буенча зур тәҗрибәм барлыкка килде. Мин биредә тапкан дуслар белән очрашуларны көтеп калам.
Чыганак: Кызыл тан газите.