+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2020, 11:49

Яңадан укыйсың киләме?

Предприятиеләр үз хезмәткәрләрен яңадан укытуга акча алачак.Сүз Владимир Путинның май указы белән расланган "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр турында бара.Программаның төп максаты - хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру.

Предприятиеләр үз хезмәткәрләрен яңадан укытуга акча алачак.
Сүз Владимир Путинның май указы белән расланган "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр турында бара.
Программаның төп максаты - хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру. Республиканың мәшгульлек үзәкләре тарафыннан субсидия алу өчен гаризаларны кабул итү 20 апрельдә башланды.
- Быел "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" проектында катнашучы оешмаларның 310 хезмәткәрен әлеге программа буенча яңадан укыту, квалификациясен күтәрү планлаштырыла. Хезмәткәрләрне укыту чараларын гамәлгә ашыруга каралган финанс күләме - 21,2 миллион сум, - дип белдерделәр республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта субсидия бирүгә республиканың 5 предприятиесеннән заявкалар бирелгән.
Фото: gtrk.tv
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: