+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2020, 11:20

Госпитальләрне җиһазландыру дәвам итә

Республикада ”Беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү системасының үсеше” төбәк проектларын гамәлгә ашыруда медицина оешмаларын стационар һәм мобиль электрокардиографлар белән тәэмиин итү эше киң җәелдерелгән.Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуын кисәтү шартларында һәм кискен коронар синдромлы пациентларга ярдәм күрсәтү оештыруда госпиталь базаларына профильләштерелгән 7 дәваханәгә 33 цифрлы компьютер кардиографы кайтарылган.

Республикада ”Беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү системасының үсеше” төбәк проектларын гамәлгә ашыруда медицина оешмаларын стационар һәм мобиль электрокардиографлар белән тәэмиин итү эше киң җәелдерелгән.
Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуын кисәтү шартларында һәм кискен коронар синдромлы пациентларга ярдәм күрсәтү оештыруда госпиталь базаларына профильләштерелгән 7 дәваханәгә 33 цифрлы компьютер кардиографы кайтарылган.
Пациентларның электрокардиограммаларын электрон медицина карталарына санлы форматта күчерер өчен кардиографлар Республиканың медицина мәгълүмати-аналитик системасына тоташтырылган.
Кан әйләнеше авыруларының югары хәвефенә ия пациентларны ачыклар һәм ярдәм итәр өчен исәп, мониторинг һәм маршрут системасы булдырылган. Цифрлы ЭКГ-ларны автоматик рәвештә “уку” кан әйләнеше авырулары регистрын тулыландыра һәм арытаба диагностикалауның төгәллеген тәэмин итә, чирләрнең кискенләшүен яисә катлаулануын алдан фаразларга мөмкинлек бирә.
Дәваханәләрне махсус техника белән тулыландыру эшләре Владимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: