"Гомумдәүләт проектлары халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, белем алу һәм сәламәтлек саклау сыйфатын яхшырту, гаиләләргә ярдәм күрсәтү, ярлылыкны киметү нияте белән гамәлгә ашырыла", – диде Русия Президенты Владимир Путин.
“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты Башкортстанда малтабарлар санын арттыруга юнәлтелгән. Проектка 4,78 миллиард сум бүлү каралган.
Проект кече һәм урта эшкуарлык өчен финанс ярдәменнән һәм ташламалы финанслаудан файдалану мөмкинлеген арттыруга, бизнесны акселерацияләүгә, фермерларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Биш ел эчендә 10 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык предприятиесе һәм үзмәшгульләр дәүләт тарафыннан финанс ярдәме алачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән һәр муниципалитетта эшкуарлар ихтыяҗларын яклаучы бизнес-шерифлар булдырылды.
Эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү өчен узган елның май аенда Уфада “Минем бизнесым” үзәге ачылды. Анда дәүләт хезмәтләренең барлык төрләрен, консультацияләр, микрозаймнар алырга, шәхси эшкуарны яисә юридик берәмлекне теркәргә мөмкин. Шундый ук үзәкне Нефтекамада ачу да планлаштырыла.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/