+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2020, 11:26

Утны-суны сүндерү тыела!

Коронавирус пандемиясенең икътисадның җитди зыян күрүенә һәм халыкның кереме кимүгә китерүе һәркемгә билгеле. Болар барсы да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә үз йогынтысын ясамый калмады: Башкортстанда бу күрсәткеч 95 проценттан 80 процентка кадәр төшкән.

Коронавирус пандемиясенең икътисадның җитди зыян күрүенә һәм халыкның кереме кимүгә китерүе һәркемгә билгеле.
Болар барсы да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә үз йогынтысын ясамый калмады: Башкортстанда бу күрсәткеч 95 проценттан 80 процентка кадәр төшкән. Кризис нәтиҗәләрен йомшарту максатында, дәүләтебез торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә чаралар комплексын тормышка ашыра. Аларга: торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләргә түләү өчен субсидияләрне автоматик рәвештә озайтуны, 2021 елның 1 гыйнварына кадәр бурычлар өчен пеня һәм штрафларга мораторийлар кертүне, шулай ук бурычлар җыелган очракта 2021 елның 1 гыйнварына кадәр коммуналь хезмәтләр күрсәтү туктатуны тыюны һәм счетчикларны тикшерүне тыюны һ.б. кертергә мөмкин.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында Башкортстан халкына торакларда уңайлы яшәү шартлары тудырыла. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә күрелүче ярдәм чаралары шуңа ачык мисал.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: БИ.
Читайте нас: