+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 Май 2020, 11:44

Интернет сыйфатлы булырга тиеш

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында, Башкортстанда «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында җепселле-оптик элемтә линияләрен төзү дәвам итә.Республикада проект операторы булган "Башинформсвязь" җәмгыяте быел бу системага торак пунктларда социаль әһәмияткә ия 888 объектны тоташтырырга планлаштыра.

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында, Башкортстанда «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында җепселле-оптик элемтә линияләрен төзү дәвам итә.
Республикада проект операторы булган "Башинформсвязь" җәмгыяте быел бу системага торак пунктларда социаль әһәмияткә ия 888 объектны тоташтырырга планлаштыра.
Югары тизлекле Интернетка социаль учреждениеләр, шул исәптән 431 уку йорты, 354 фельдшер-акушерлык пункты, урындагы 79 хакимият, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 22 бүлекчәсе һәм 4 сайлау комиссиясе тоташтырылачак. Челтәргә керү тизлеге 10-100 Мбит/с тәшкил итәчәк.
Булдырылучы телекоммуникацион инфраструктура республиканың ерак почмакларында элемтә челтәрен үстерү өчен нигез булачак. Киләчәктә халык, бюджет һәм коммерция оешмаларын да югары тизлекле Интернетка тоташтыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Фото: go.mail.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: