+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2020, 11:03

Сабыйлар тизрәк савыгачак

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада “Башкортстан Республикасында уңайлы мохит” дәүләт программасы булдырылган. Күптән түгел програма буенча Уфаның 17нче балалар клиник дәваханәсе яңа туган сабыйлар өчен махсус дәвалау-реабилитация караватлары алды.

Дәвалау караватлары неврология патологиясе булган яңа туган балалар өчен тәгаенләнгән, алар, шулай ук, балалар инвалидлыгын да кисәтергә ярдәм итә.
Белгечләр әйтүенчә, дәвалау-реабилитация караваты балаларга беренче көннәреннән үк уникаль массаж ясау мөмкинлеге бирә. Массаж тәнгә һәм мускулларга йомшак механик йогынты ясый. Бу үзәк нерв системасына сигналлар тапшыруны стимуллаштыра. Нәтиҗәдә, сулыш алу, кан йөреше яхшыра, нерв системасындагы тайпылышлар бетә.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, мондый караватлар балаларның савыгу вакытын тизләтә.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: