Башкортстанда ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Экология" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырылуы дәвам итә.
Шул уңайдан, гомумдәүләт проекты кысаларында, Башкортстанның Краснокама районында урнашкан Түбән Кама сусаклагычына 60 меңгә якын чөгә балыгы җибәрелгән.
Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 10-12 грамм авырлыктагы чөгә балыклары Самара өлкәсенең балык заводында үстерелгән.
Кыйммәтле балыкларны сатып алуны республиканың су ресурсларына зыян китергән предприятиеләр финанслаган.
Мәгълүм булуынча, «Экология» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе – су объектларын экологик савыктыру һәм аларның биологик төрлелеген саклау.
Фото: yar.mk.ru сайтыннан
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/