+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 Май 2020, 11:25

Сөт җитештерү арта

Мәләвез, Ярмәкәй районнары бу җәһәттән башкалардан аерыла. Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 8 майга 249 мең тонна сөт савылган. Бу, узган елдагыга караганда, 21,4 мең тоннага күбрәк. Иң зур савым ике кешегә 8,6 мең тонна тәшкил итте. Аны Мәләвез һәм Ярмәкәй районнары алды.

Мәләвез, Ярмәкәй районнары бу җәһәттән башкалардан аерыла. Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 8 майга 249 мең тонна сөт савылган. Бу, узган елдагыга караганда, 21,4 мең тоннага күбрәк. Иң зур савым ике кешегә 8,6 мең тонна тәшкил итте. Аны Мәләвез һәм Ярмәкәй районнары алды. Исегезгә төшерәбез: бу муниципалитетларда эре сөтчелек инвестпроектлары гамәлгә ашырыла - «Ашкадар» һәм берлектәге «Северная Нива Башкирия» предприятиеләре. Шулай ук, Чакмагыш һәм Авыргазы районнары хуҗалыклары да яхшы үсештә, аларда, узган елдагы белән чагыштырганда, сөт җитештерү 2,7 һәм 2 мең тоннага арткан.
Моннан тыш, Чакмагыш аграрийлары элеккечә сөтне тулаем җитештерү буенча алдынгылар рәтендә - 8 майга 21,4 мең тонна. Ил җитәкчесе билгеләгән гомумдәүләт проектлары кысаларында үсешкән бу хуҗалыклар киләчәккә матур хыяллар белән яши. Тармакны үстерү белән беррәттән, эш урыннары булдыру, хезмәт хакын үстерүгә дә игътибарын киметми хуҗалык җитәкчеләре. Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: