+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 Май 2020, 11:26

Төпкел авылларга интернет килерме?

Русия президенты Владимир Путинның “Русия Федерациясенең санлы икътисады” милли проекты буенча Башкортстанда “Санлы технологияләр” программасын тормышка ашыру кысаларында төпкел поселокларны интернетка тоташтыру эшләре башкарылачак.

Русия президенты Владимир Путинның “Русия Федерациясенең санлы икътисады” милли проекты буенча Башкортстанда “Санлы технологияләр” программасын тормышка ашыру кысаларында төпкел поселокларны интернетка тоташтыру эшләре башкарылачак. Республика санлы үсеш министрлыгы ерак урнашкан поселокларны интернет белән тәэмин итү өчен дәүләт-шәхси партнерлык проектын гамәлгә ашырачак. Министрлык җитәкчесе Геннадий Разумикин хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә якындагы “Инвестсәгатьтә” кәрәзле элемтә операторларның берсе белән берлектә әзерләнгән проектны карарга тәкъдим итте. Проектны тормышка ашыру өчен 60/40 өлеш финанс бүлү күзаллана. 60 процентын дәүләт үз иңенә алса, калган 40 процентын инвестор тәэмин итәчәк. Гамәлгә ашыру вакыты — 1 ел.
Министр социаль әһәмиятле объектларны санлаштыру буенча милли проектларны гамәлгә ашыручы операторлар интернет белән тәэмин итү белән шөгыльләнми дип белдерде.
Шикаятьләрнең төп өлеше сүсчел-оптик линия элемтә узелы булган, әмма йортларга кадәр челтәр разводкасы булмаган, йә җитәрлек куәт булмавы сәбәпле бөтен теләүчеләрне тоташтыру мөмкинлеге булмаган торак пунктларыннан килә икән. Министрлык төп игътибарын нәкъ менә шундый хәлләргә юнәлтәчәк.
Интернет халкы 250 кешедән дә ким булмаган авылларда үткәреләчәк.
Гомумән алганда, сүсчел-оптик элемтәсе булган, әмма челтәрсез зур булмаган 914 поселокта 329 мең кеше яши. 27 поселокта инфраструктура тулысынча юк. 887сендә — искергән ADSL (бакыр кабель) бар, әмма аны файдаланырга ярамый. Нибары 15 поселок кына GPON челтәре белән тәэмин ителгән.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: