+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2020, 07:24

Мөрәҗәгатьне әһәмиятле дип саныйбыз

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына ярашлы, русиялеләрнең 81 проценты президент Владимир Путинның 11 майда телевидение аша ясаган мөрәҗәгатендә халык өчен тәкъдим иткән ярдәм чаралары саллы дип саный. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге (73%) дәүләт башлыгы коронавирус пандемиясенә бәйле тискәре нәтиҗәләрне чишү өчен кулыннан килгән бөтен эшне эшләргә тырыша дип исәпли.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына ярашлы, русиялеләрнең 81 проценты президент Владимир Путинның 11 майда телевидение аша ясаган мөрәҗәгатендә халык өчен тәкъдим иткән ярдәм чаралары саллы дип саный.
Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге (73%) дәүләт башлыгы коронавирус пандемиясенә бәйле тискәре нәтиҗәләрне чишү өчен кулыннан килгән бөтен эшне эшләргә тырыша дип исәпли.
Гражданнарның өчтән ике өлеше (67%) илдәге хәл-вакыйгалар президент контроле астында тора дип ышана. Тагын шулкадәр үк русияле (66%) Путин реаль хәлләрне һәм кешеләрнең проблемаларын аңлый дип саный. Сораштыруда катнашучыларның 75 проценты дәүләт башлыгының мөрәҗәгате үзенә уңай тәэсир ясавын таныган. Респондентларның тагын шулкадәре президент чыгышы эчтәлеге белән канәгать калган.
Социологлар ачыклавынча, түбәндәге чаралар русиялеләрнең иң күп уңай бәясенә лаек булган: 16 яшькә кадәрле балаларга 10 мең сум күләмендә түләү (сораштыруда катнашучыларнаң 95%); эшләмәүчеләр өчен бала тәрбияләү буенча минималь пособиенең икеләтә арттырылуы (93%); апрель — июньдә 3 яшькә кадәрле балалар өчен 5 мең сум түләү (92%); 7 яшькә кадәрле балалары булган мохтаҗ гаиләләрне субсидияләү (91%).
Санитария нормаларын саклау шартларында төп тармаклар предприятиеләре эшен тергезүне — 89%, үзмәшгульләргә узган ел өчен салым кайтаруны — 76%; коронавируска көн саен үткәрелгән тестлар санының 300 меңгә кадәр арттырылуын 75 процент сораштыруда катнашучы хуплаган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: