+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2020, 07:29

Табиблар бик рәхмәтле!

Сибай балалар технопаркы укучылары уйлап тапкан җайланмалар аларга ярдәмгә килә.Сибай балалар технопаркыннан килгән балаларның уйлап табулары урындагы табибларның пандемия вакытында тормышын җиңеләйтәКүптән түгел Канада укучысы Куинн Рони медицина битлеге өчен колакларга киеренкелекне җиңеләйтә торган махсус тоткыч уйлап тапкан иде. Бу яңалык тиз арада бөтен дөньяга таралды һәм популярга әйләнде. Ул Башкортстанның Сибай шәһәренә дә килеп җиткән.

Сибай балалар технопаркы укучылары уйлап тапкан җайланмалар аларга ярдәмгә килә.
Сибай балалар технопаркыннан килгән балаларның уйлап табулары урындагы табибларның пандемия вакытында тормышын җиңеләйтә
Күптән түгел Канада укучысы Куинн Рони медицина битлеге өчен колакларга киеренкелекне җиңеләйтә торган махсус тоткыч уйлап тапкан иде. Бу яңалык тиз арада бөтен дөньяга таралды һәм популярга әйләнде. Ул Башкортстанның Сибай шәһәренә дә килеп җиткән.
Сибайның “Технотерра” балалар технопаркы коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә һәм нәкъ менә табибларның тормышын җиңеләйтергә карар иткән. Канада укучысының эшен нигез итеп алып, биредә 3Д принтерда битлек өчен эләктергечләр бастыра башлаганнар.
Сибайның “Технотерра” балалар технопаркының өстәмә белем бирү педагогы Гафур Рәхмәтуллин аңлатуынча, җайланма 4 пар чыгып торган "мөгезе" булган пластиктан гыйбарәт. Бу универсаль тоткыч, ул медицина битлекләре өчен генә түгел, сулыш органнарын саклауда кулланылучы җайланмалар өчен дә кирәк. Барлык әзерләнгән "тоткыч"ларын “Технотерра” хезмәткәрләре Сибай дәваханәсенә тапшырган.
Шул ук вакытта технопаркта табиблар өчен тагын бер җайланма — битне саклый торган экраннарны читләү өчен кайма җитештерә башлаганнар. Якын көннәрдә алар шулай ук үзәк дәваханәгә тапшырылачак.
Билгеле булуынча, Башкортстанда балалар өчен техник түгәрәкләрне активрак үстерә башлаячаклар. Төбәк Хөкүмәте карары нигезендә “Башкортстанда мәгарифне үстерү" дәүләт программасына тиешле үзгәрешлер кертелде. Бу эш “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты кысаларында башкарыла.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: