+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2020, 11:18

Барысы да аварияләр санын киметү өчен эшләнә

Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче 609 фотовидеофиксация камералары урнаштырылды.

Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче 609 фотовидеофиксация камералары урнаштырылды.
Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты белгечләре сөйләвенчә, әлеге вакытта автомат фотовидеофиксация комплекслары төбәкнең 63 муниципалитетында урнаштырылган.
Ведомство белгечләре бу проектны тормышка ашыру, иң беренче чиратта, юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын киметүгә юнәлтелгән.
Ә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда камераларның булуы аварияләр санының кимүенә турыдан-туры тәэсир итә дип исәпли. Мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, быелгы елның март аенда аварияләр саны үткән елның марты белән чагыштырганда - 16 %ка, ә юлларда үлем очраклары 47% кимегән.
Фото: mgazeta.com
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: