+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2020, 11:12

Яңа һөнәр үзләштерәчәкләр

Башкортстанда, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга республика бюджетыннан субсидияләр бирү процедурасы расланды. Субсидияләр өч яшькә кадәрге балалар белән ана ялында булган хатын-кызларны яңа һөнәргә укыту һәм әзерләү өчен бирелә.

"Хатын-кызларны эшкә урнаштыру - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү" төбәк проекты һәм Владимир Путинның май указларына ярашлы "Демография" милли проектын тормышка ашыру максатында, киләсе биш елда ел саен 1300 хатын-кыз квалификациясен күтәрәчәк. Бу максатлар өчен ел саен 74,1 миллион сум бүлеп биреләчәк, шуларның 72,6 миллионы - федераль, калган 1,5 миллионы - республика бюджетыннан бүленә.
Программаның дәвамлылыгы уртача 3 ай булачак, ә һәр катнашучы өчен уртача 46,3 мең сум күләмендә субсидия билгеләнә.
Субсидия алу өчен тиешле документларны җыярга һәм 25 майга кадәр эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Башинформ
Читайте нас: