+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2020, 11:39

Калдыкларны яндыру буенча 25 завод төзү планлаштырыла

Эре туристик үзәкләрдә, шулай ук 500 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә калдыкларны яндыру һәм электр энергиясен эшкәртү буенча 25 завод төзү планлаштырыла. Бу хакта "Ростех", "Росатом" һәм "ВЭБ.РФ" дәүләт корпорацияләренең уртак хәбәрендә әйтелә.Дәүләт корпорацияләре сортларга аеру узган каты коммуналь калдыкларны энергетик үтилләштерү өчен 25 завод төзү турында килешү төзегән.

Эре туристик үзәкләрдә, шулай ук 500 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә калдыкларны яндыру һәм электр энергиясен эшкәртү буенча 25 завод төзү планлаштырыла. Бу хакта "Ростех", "Росатом" һәм "ВЭБ.РФ" дәүләт корпорацияләренең уртак хәбәрендә әйтелә.
Дәүләт корпорацияләре сортларга аеру узган каты коммуналь калдыкларны энергетик үтилләштерү өчен 25 завод төзү турында килешү төзегән.
Проектның гомум бәясе 600 миллиард сум тәшкил итә, төзелеш белән "Ростех"ның "ТР-Инвест" бүлендек структурасы шөгыльләнәчәк, "Росатом" технологик партнер булачак, проектны "ВЭБ.РФ" финанслаячак.
"Калдыклардан энергия җитештерү буенча 25 заманча предприятие төзү 80нән артык яңа чүп полигоны барлыкка килүне булдырмый калырга, гамәлдәге 25 полигонны ябарга һәм 60 мең гектарга якын җирне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк", - дип белдерде "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов.
"Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында калдыклар белән эш итү тармагының реформасы 2019 елның 1 гыйнварында башланды.
Фото: ТАСС
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: