+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 Май 2020, 10:48

Башкортстанда 200дән артык гаилә торак шартларын яхшыртачак

Узган атнада республиканың муниципаль районнарына «Башкортстанның авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында торак сертификатлары тапшырдылар. Башкортстанда барлыгы 212 гаилә бу сертификатны алган.Шулай итеп, республиканың ике йөздән артык авыл гаиләсе «

Узган атнада республиканың муниципаль районнарына «Башкортстанның авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында торак сертификатлары тапшырдылар. Башкортстанда барлыгы 212 гаилә бу сертификатны алган.
Шулай итеп, республиканың ике йөздән артык авыл гаиләсе «Башкортстанның авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә торак шартларын яхшырта алачак. Әлеге программа Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан агымдагы елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла, һәм ул Башкортстанда «Торак» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга тоемлы ярдәм булачак.
Республика аграр ведомствосы статистикасы мәгълүматларына караганда, авыл биләмәләрендә йортларның 40 проценты тулысынча төзекләндерелгән.
Шулай итеп, үзәкләштерелгән канализация 38,5 процент йортта бар, су белән тәэмин итү - 60, газ белән тәэмин итү 85 процент тәшкил итә. Авыл торак пунктларының инфраструктурасын үстерү яңа дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Фото; agriculture.bashkortostan.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: