+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 Май 2020, 10:52

Эшкуарлык субъектларына саллы ярдәм

Башкортстанда кризиска каршы 26 мең кече субъектларга ярдәм күрсәтеләчәк. Ярдәм “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү” милли проектының республикада тормышка ашырылган “Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәм, шул исәптә, ташламалы финанслауны киңәйтү” программасына ярашлы тормышка ашырыла.

Башкортстанда кризиска каршы 26 мең кече субъектларга ярдәм күрсәтеләчәк. Ярдәм “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү” милли проектының республикада тормышка ашырылган “Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәм, шул исәптә, ташламалы финанслауны киңәйтү” программасына ярашлы тормышка ашырыла. Республика Министрлар кабинеты 15 миллиард сум күләмендәге дәүләт ярдәменең икенче пакетын әзерләде. Аның беренчесе уңышлы эшли һәм аның чаралары белән 14 мең кече субъект предприятиеләре файдаланды.
Икенче пакет әзерләнеп, әлеге вакытта законга төзәтмәләр кертелә. Моңа бер ай чамасы вакыт кирәк булачак. Икенче пакет кече эшкуарлык һәм икътисадның реаль секторына 38 ярдәм чараларын үз эченә ала. Икенче пакет буенча закон үз көченә кергәч, ярдәм белән 54 мең кече эшкуарлык предприятиеләре файдалана алачак.
Кризис чорында каза күрүчеләр кече эшкуарлык предприятиеләре эшчәнлеге төрләре исемлеге киңәйтелде һәм ул 26 мең оешманы үз эченә алачак. Алар исә гадиләштерелгән ставка белән файдалана, җир салымыннан, дәүләт (муниципаль) милеге арендалауны түләүдән азат ителә.
Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык өчен республика лизинг программасы яңадан эшли башлаячак. Еллык 4 процент күләмендәге заем республикада җитештерелүче корылмаларны сатып алуга биреләчәк.
Дәүләт эшкуарлыгы оешмасы мәгълүматларына ярашлы, республикада март башына 127,6 мең кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре саналган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: