+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2020, 09:26

Җитен мае үзебездә җитештереләчәк

Әлеге башлангыч белән чит төбәкләр дә кызыксына.«РЕСА» компанияләр төркеменең орлык эшкәртү, җитен һәм рапс майлары җитештерү буенча завод төзелеше проекты Әбҗәлил районында 21 майда республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестиция сәгате» форматындагы онлайн-киңәшмәдә каралды.

Әлеге башлангыч белән чит төбәкләр дә кызыксына.
«РЕСА» компанияләр төркеменең орлык эшкәртү, җитен һәм рапс майлары җитештерү буенча завод төзелеше проекты Әбҗәлил районында 21 майда республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестиция сәгате» форматындагы онлайн-киңәшмәдә каралды.
Эшкуар Анастасия Разумова мәйданчыкта автоматик төрү линиясе эшли башлавы, биналарда әзерлек эшләре төгәлләнүен әйтте. Заводның тулы эшчәнлеге өчен җиһазлар сатып алу дәвам итә. Аның өчен 120 миллион сум тотынылачак.
- Без Европаның май кулланучылары белән сөйләшүләр уздырдык, алар аны сатып алу ниятләрен раслады һәм контрактлар төзергә әзер, - дип билгеләде Анастасия Разумова. - Кытай предприятиеләре ягыннан да продукциягә кызыксыну бар. Өстәвенә, потенциаль ихтыяҗ безнең җитештерү куәтләреннән артып китә.
Предприятиенең ашлык, шул исәптән җитен һәм рапс орлыкларын саклау һәм эшкәртү элеваторлары бар, алар Дүртөйле һәм Әбҗәлил районнарында урнашкан. Яңа проект яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, майлы җитен үстерү - төбәкнең агросәнәгать комплексы өчен перспектив юнәлеш, бигрәк тә аның корылыклы климатлы Урал аръягы өчен. Быел төбәк аграрийлары бу культураны 50 мең гектарга якын мәйданда чәчәчәк.
Проектка ярдәм итү чаралары сыйфатында салым ташламалары һәм җиһазлар бәясенең бер өлешен каплауга субсидияләр биреләчәк.
Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру республикада киң колач алды. Төбәктә авыл хуҗалыгы үсешенә әлеге проектлар да зур өлеш кертә.
Чыгаганк: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: