+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2020, 10:54

Эшләсә дә, эшләмәсә дә алачак

Башкортстанда 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалары булган гражданнар өчен айлык түләүләр бирү тәртибен үзгәртәчәкләр.Исегезгә төшерәбез, аны бер кешегә керемнәре 9804 сумнан түбәнрәк булган гаиләләр ала, ә түләү күләме - 4984 сум.

Башкортстанда 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалары булган гражданнар өчен айлык түләүләр бирү тәртибен үзгәртәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, аны бер кешегә керемнәре 9804 сумнан түбәнрәк булган гаиләләр ала, ә түләү күләме - 4984 сум. Яңалык бүген Хөкүмәт утырышы барышында тикшерелде.
"Республика законы буенча әлеге түләүгә эшләмәүче ата-аналарның балалары дәгъва итә алмаячак. Күрсәтелгән чикләүне юкка чыгару тәкъдиме бар. Атна дәвамында без бу төзәтмәләрне кертәчәкбез, һәм 1 июньнән инде бу түләүгә дәгъва итә алучы гаиләләр саны күпкә артачак", - дип тәкъдим итте вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Киңәшмәне алып барган республика Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров тәкъдимне хуплады.
Фото: vgoroden.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: