Агымдагы елның маенда Уфа сәнгать училищесы үзебезнең илдә җитештерелгән 5 яңа фортепиано алды. Шушы көннәрдә мәгариф учреждениесенә сәнгать бүлеге өчен җиһазларның чираттагы партиясе кайтарылды.
Алар арасында: стеллажлар, фотоаппарат һәм "Дизайн" белгечлеге өчен җиһазлар, шулай ук төрле төрдәге мольбертлар.
Уфа сәнгать училищесы базасының җиһазлары Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында яңартыла.
Колледж укытучылары һәм студентлары Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә хәстәрлек өчен зур рәхмәт белдерде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан