+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2020, 10:59

Табиблар аллеясы

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең подписчикларына киләчәктә башкалада барлыкка киләчәк Табиблар аллеясы уңаеннан киңәш сорап мөрәҗәгать итте. “Ә сез беләсезме, без Уфада Башкортстан сакурасыннан Табиблар аллеясы утыртырга исәплибез. Сезнең фикерегезчә, ул нинди урамда матуррак күренәчәк?”,- дигән сорау бирә Башлык.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең подписчикларына киләчәктә башкалада барлыкка киләчәк Табиблар аллеясы уңаеннан киңәш сорап мөрәҗәгать итте.
“Ә сез беләсезме, без Уфада Башкортстан сакурасыннан Табиблар аллеясы утыртырга исәплибез. Сезнең фикерегезчә, ул нинди урамда матуррак күренәчәк?”,- дигән сорау бирә Башлык.
Табиблар аллеясы турында сүз тәүге тапкыр 20 майда яңгыраган иде. “2020 елның язында һәм җәендә булган хәлләр – гасырларга, дистәләрчә елларга истә калачак. Мондый куркыныч хәл белән тәүге тапкыр очраштык һәм без аны мәңгеләштерергә тиеш. Уфада коронавирус белән көрәшнең алгы сызыгында торучы бар медикларга багышланган Табиблар аллеясы барлыкка килергә тиеш. Кешеләр барсын да хәтерендә сакласын өчен”,- диде ул вакытта Радий Хәбиров.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Башкортстанда табиблар турында кайгырту, аларның эш шартларын яхшырту һәм хезмәтләренә лаеклы түләү буенча саллы эшләр алып барыла.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: