+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2020, 11:29

Русиянең кече шәһәрләре күркәмләнә

Русиядә 2017-19 елларда 19 мең иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән. Бу максатларга 60 миллиард сум акча тотылган, дип хәбәр итте Русия Төзелеш министрлыгының стратегик проектлар департаменты директоры урынбасары Юлия Талалайкина.

Аның сүзләренчә, илдә бу вакыт эчендә барлыгы 60 мең иҗтимагый һәм ихата территориясе төзекләндерелгән. Шулай ук, Юлия Талалайкина билгеләп үткәнчә, ел саен кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү бәйгесе уза. "Өч ел эчендә конкурска 1 меңнән артык гариза килде, бүгенге көндә 791 уникаль проект бар. 240 проект җиңүче дип танылды, шуларның 80е тормышка ашырылды, ә 160ы - гамәлгә ашыру стадиясендә", - диде Төзелеш министрлыгы вәкиле.
Иҗтимагый киңлекләрне һәм ихаталарны төзекләндерүгә юнәлдерелгән "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты 2017 елда Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча старт алды. Хәзерге вакытта ул федераль проект статусында "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектына керә.
Фото: ТАСС
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: