0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2020, 11:33

Сыйныф җитәкчеләренә түләү арта

Республикада яңа уку елыннан укытучылар сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү алачак. Бу хакта мәгариф министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Республикада яңа уку елыннан укытучылар сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү алачак. Бу хакта мәгариф министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
“1 сентябрьдән сыйныф җитәкчелеге алып баручы мәктәп укытучылары бүгенге өстәмә түләүләргә өстәп федераль бюджеттан тагын 5 мең сум ала башлаячак, – диде ул. – Республика буенча уртача гомум түләү 7,780 сум тәшкил итәчәк”.
Әгәр укытучы ике сыйныфта җитәкче икән, ул чакта түләү суммасы ике тапкырга арта, әмма аңардан югары була алмый, дип аңлатты министр.
Якынча исәпләүләр буенча, мондый түләүләрне мәктәпләрдә класс җитәкчесе булып эшләүче 25418 укытучы алачак.
Тәрбия мәсьәләсендә сыйныф җитәкчеләренең эше аеруча мөһим һәм зур. Әйткәндәй, бар яктан үсешкән шәхес тәрбияләү ил җитәкчесе игълан иткән “Мәгариф” милли проектының бер бурычы булып тора.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: kumertime.rbsmi.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас в