+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2020, 11:26

Урманнар - безнең байлык

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашалы, «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру эзмә-эзлекле бара.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашалы, «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру эзмә-эзлекле бара.
Башкортстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, әлеге проектлар урман хуҗалыгында гына түгел, урман янгыннары формированиеләрендә дә матди-техник базаны шактый яңартырга ярдәм иткән. Ул, шулай ук, ел саен агач утырту буенча экологик акцияләр үткәрелүен ассызыклый.
Узган елдан башлап бу чаралар тагын да күләмлерәк төсмер ала башлады, урман фондында утыртулардан тыш, республика торак пунктларны да активрак яшелләндерә. Былтыр 600 гектар мәйданда 1,7 миллионнан артык яшь агач утыртылган, республикада урманнарны тергезү чараларында 300 меңгә якын кеше катнашкан.
Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, Башкортстанда «Урманнарны саклау» төбәк проектының максаты – 2024 елга кадәр агачларны кисү һәм яңадан тергезү балансын 100 процентка тәэмин итү, бурыч – урманнарны саклау, шул исәптән аларны киселгән һәм корыган участокларында тергезү.
— Башкортстанда «Урманнарны саклау» федераль проектының барлык төп күрсәткечләре үтәлгән, — дип билгеләп үтте Марат Шәрәфетдинов. — Үткән елга проект буенча гомум финанслау 198,2 миллион сум тәшкил итте, быелга 211,2 миллион сум бүлеп бирелде, шул исәптән махсус техника һәм җиһазлар сатып алуга — 77,1 мллион сум. Бу - Идел буе федераль округында беренче һәм Русия Федерациясендә икенче нәтиҗә.
Фото: go.mail.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: