+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2020, 12:07

Без табигатьне сакларга тиеш

2 июньдә Башкортстан хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров үткәргән "БРның Экология һәм табигый ресурслары" дәүләт программасына узгәрешлер каралды. БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров билгеләп үтүенчә, үзгәрешләр 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенә һәм «Экология» милли проектын тормышка ашыруга кагыла.

2 июньдә Башкортстан хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров үткәргән "БРның Экология һәм табигый ресурслары" дәүләт программасына узгәрешлер каралды. БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров билгеләп үтүенчә, үзгәрешләр 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенә һәм «Экология» милли проектын тормышка ашыруга кагыла. Мәсәлән, «Чүп калдыклары белән идарә итү системасын камилләштерү» ярдәмче программасына төзекләндерелгән контейнер мәйданчыклары өлеше, аерым җыю өчен контейнерлар белән тәэмин итү, бетерелгән чүплекләр өлешендә өч күрсәткеч өстәлә.
2024 елга алар 100% белән эшләнәчәк. 2024 елга атмосфера һавасы пычрануына каршы торучы 7 автоматлаштырылган станция төзеләчәк. 2014 елдан 2030 елга кадәрге чорга дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен 35,7 млрд. сум акча бүленгән һәм шуларның: – 13,05 млрд сумы - Башкортстан Республикасы акчалары, - 2,88 млрд. сумы - федераль бюджет акчалары, - 231,1 млн. сумы - урындагы бюджетлардан, - 19,55 млрд. сумы - бюджеттан тыш чыганаклардан.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: