+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2020, 12:01

Коронавируска карамастан....

"Ел экспортеры" Бөтенрусия премиясе иң югары дәрәҗәдә - Владимир Путинның май указы белән расланган "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында башланды.Әлеге чарада катнашу өчен гаризалар кабул итү 15 июньгә кадәр озайтылды.

"Ел экспортеры" Бөтенрусия премиясе иң югары дәрәҗәдә - Владимир Путинның май указы белән расланган "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында башланды.
Әлеге чарада катнашу өчен гаризалар кабул итү 15 июньгә кадәр озайтылды. Премияләрдә эре, урта һәм кече бизнес вәкилләре, шулай ук шәхси эшкуарлар катнаша ала.
"Хәзерге катлаулы вакытта, без барыбыз да коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында килеп чыккан кыенлыкларга юлыктык, ил икътисадында экспортерлар уйнаган рольне истә тоту бик мөһим. Хәтта карантин чикләүләре шартларында да экспортерлар сизелерлек нәтиҗәләр күрсәтә. Шуңа күрә безгә бу күрсәткечләрне дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтү мөһим", - диде "Русия экспорт үзәге" предприятиесе генеральный директоры Вероника Никишина.
15 июньгә кадәр конкурста катнашу өчен сигез федераль округтан экспортерлар – шәхси эшкуарлар, кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре гариза бирә ала. 2019 ел өчен нәтиҗәләр 6 номинациядә бәяләнәчәк.
Фото: kumertau.bezformata.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: